“Зәй офыклары” корреспонденты Рәхмәт хаты алды
Хезмәттәшебез, “Зәй офыклары” газетасы корреспонденты Клара Ермолаева кулланучылар хокукын актив яктыртуы өчен Рәхмәт хатына лаек булды.
Клара Ермолаева кулланучылар хокукларын яклау темасына газетада аерым рубрика алып бара. Ул ел саен әлеге темага уздырылучы республика конкурсында да катнашып килә. Бу көннәрдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Зәй бүлеге белгече Эльвира Милочкина редакциябездә булып, хезмәттәшебезгә “Кулланучылар хокукын яклау темасын иң яхшы яктыртучы IX республика конкурсы” актив катнашучысы Рәхмәт хатын тапшырды.
“Алга таба да халык өчен мөһим булган бу теманы район газетасы битләрендә, социаль челтәрләрдә актив алып баруыгызны сорыйбыз”, - диде ул, журналистка бүләк тапшырып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев