Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Зәй офыклары» корреспонденты — кулланучылар хокукы темасын актив яктыртучы

Ел азагы безнең «Зәй-информ» хезмәткәрләре өчен дә бүләкләргә бай.

Бу көннәрдә Казанда кулланучылар хокукларын яклау темасын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту буенча VIII республика бәйгесенә йомгак ясалды. Анда безнең «Зәй офыклары» газетасы корреспонденты Клара Ермолаева катнашып Рәхмәт хатына лаек булды. 

«Клара Александровна район газетасында кулланучылар хокукларын яктырту буенча актив эшли. Төрле борчулы сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр район басмасыннан укып мәсьәләне ничек хәл итү турында белеп торалар. Кешеләрнең үз хокукларын белүе бик мөһим. Алга таба да уртак хезмәттәшлек эшчәнлеге шулай актив барсын», — диде Рәхмәт хатын тапшырып ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгече Эльвира Милочкина.

Рәхмәт хаты ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов тарафыннан имзаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев