Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Зәй офыклары» газетасы журналисты кулланучылар хокукын актив яктырткан өчен бүләкләнде

Һәр ел саен кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чаралары арасында бәйге игълан ителә. Быел әлеге бәйге җиденче тапкыр оештырылды, инде нәтиҗәләр билгеле булды.

Бәйге нәтиҗәләренә нигезләнеп, бүген «Зәй-информ» редакциясендә ТРның дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге Зәй районы буенча белгече Эльвира Милочкина булып китте. Ул «Зәй офыклары» газетасы корреспонденты Клара Ермолаевага кулланучылар хокукы темасына материалларны актив әзерләве өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

«Алга таба да кулланучылар хокукын яклау буенча бергәләшеп эшләрбез, тиешле мәгълүматларны халыкка сезнең ярдәм белән җиткерербез, дип ышанам», — диде Эльвира Милочкина.

Клара Ермолаева инде берничә ел дәвамында «Зәй офыклары» битләрендә әлеге тема буенча материаллар әзерли, укучылардан килгән сорауларга җавапны эзләп табуда хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев