“Зәй офыклары” газетасы республика бәйгесендә җиңү яулады
“Татмедиа” АҖ һәр атна саен республика газеталары арасында “Иң яхшы беренче полоса” бәйгесе үткәрә.
Бу атна нәтиҗәләре буенча безнең “Зәй офыклары” газетасы җиңүче булды. Газетабыз әлеге бәйгедә инде күп тапкырлар финалга чыгып республиканың иң яхшы 10 газетасы арасына кергән иде. Хәзер инде райондашларыбызның безнең газета өчен актив тавыш бирүе нәтиҗәсендә ул җиңүче булды. “Зәй офыклары” 415 тавыш җыйды. Безгә теләктәшлек күрсәткән барлык зәйлеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да безнең газета белән бергә булуыгызны телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев