«Зәй офыклары» газетасы баш редакторы ТР Журналистлар берлеге Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Бүген ТР Журналистлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлнара Феофанова «Зәй офыклары» газетасының баш мөхәррире Энҗе Әгъләмовага ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.
Энҗе Рәнифовна нәтиҗәле хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан ТР Журналистлар берлеге Мактау грамотасына лаек булды.
Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, аңа иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев