Зәй оешмасыннан хәрбиләргә туган як җылысы
Зәйнең «Сәфәр» оешмасында махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен буржуйка-мичләр ясыйлар.
Әлеге оешма мобилизация игълан ителеп, егетләребез Ватан сагына баса башлау белән хәрбиләргә ярдәм итүгә алынды. Гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына илтү өчен берничә тапкыр оешма бушка машина да бирде. Узган ел 150 мич ясап озатканнар. Бу көннәрдә тагын 32 мич-буржуйка ясаганнар. Башка төрле ярдәмне дә даими күрсәтеп тоалар.
-Мичләрне эретеп ябыштыручы Александр Урамов ясый. Оешма кирәкле материал белән тәэмин итә. Буржуйкалар күбрәк «Закамье — Помощь госпиталям» волонтерлар төркеме аша алгы сызыктагы хәрбиләребезгә озатыла, — ди оешма җитәкчесе Лилия Тихонова.
Мичләрне окопларда күчереп йөртерлек, җиңел итеп ясыйлар. Аларда ашарга пешерергә, киемнәрне киптерергә була, төтене дә күренми. Шулай ук әлеге мичләр шактый зур мәйданны җылыта ала.
Әлеге мичләр дә батырларыбызга туган як җылысын бирсен, рухларын күтәрсен, җиңү көннен якынайтсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев