Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Зәй очерклары” күргәзмәсе файдалы үтте

Кичә, 12 августта Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре “Зәй очерклары” дип исемләнгән күчмә күргәзмәне яр буе зонасында ачык һавада тәкъдим итте.

Чара шәһәр халкының һәм төбәкнең тарихы һәм мәдәни мирасы белән кызыксынучылар игътибарын җәлеп итү максатында оештырылды.

Махсус стендларда Зәйнең үткәне турында сөйләүче архив фотосурәтләре, документлар һәм репродукцияләр күрсәтелде. Шәһәрнең борынгы күренешләре, урамнары, биналары һәм төрле еллардагы мөһим вакыйгалар аеруча кызыксыну уятты. Балалар өчен бигрәк тә археологик истәлекләр кызыклы булды. Алар “археологик казулар” мини-квестында да катнаштылар, үзләрен чын тикшеренүчеләр итеп хис итә алдылар. Балалар импровизацияләнгән казуда яшерелгән «артефактлар» эзләделәр, аларны өйрәнделәр.

"Балаларның хис-кичерешләрен аңлатып бетерерлек түгел, мондый формат аларны уен формасында археологлар эше белән таныштырырга мөмкинлек бирә”, — дип билгеләде музей хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев