Зәй музыка мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча чара узды
Балалар иминлеге айлыгы кысаларында укучыларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру максатында Зәйнең музыка мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча чара оештырылды.
Чара барышында янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре янгыннар һәм аларның сәбәпләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр. Янгын сүндерүчеләр телефоннары номерларын искә төшерделәр.
“Әңгәмәдән соң өйрәнү эвакуациясе узды. Персонал, педагогик состав һәм балалар аны төгәл үтәделәр. Ә иң кызыгы барысын да урамда көтә иде. Теләге булган һәркем үзен янгын сүндерүче ролендә сынап карый һәм чын янгын сүндерүче ярдәмендә импровизацияләнгән янгынны «сүндерә» алды”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Зөлфия Ризванова.
Фотолар янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев