Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музыка мәктәбен тәмамлаган 31 укучы дипломнар алды

4 июньдә Зәй шәһәр музыка мәктәбендә 61 нче чыгарылышка багышланган кичә үтте.

Аттестатларны 31 талантлы чыгарылыш сыйныф укучысы алды, шуларның 12се — “иң яхшы” билгеләренә генә тәмамлаучылар.

Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов,  аның  урынбасары Сергей Максимов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина  Камалова һәм   мәдәният идарәсе башлыгы Адель Корнилова катнаштылар.

Разиф Галиевич  үз чыгышында  чыгарылыш укучыларын чын күңелдән котлады һәм аларга бәхетле юллар һәм зур уңышлар теләде.

Шулай ук изге теләкләрне мәктәп директоры Дина Коронова, педагог  Люция  Кадыйрова җиткерделәр. Укучыларга еллар буе тырыш хезмәтләре һәм иҗади үсешләре өчен, ә ата-аналарга сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Чарада  чыгарылыш сыйныф укучылары адресына беренче сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, мәктәпне тәмамлаучылар һәм педагоглар бергәләп  төшергән мәктәп тормышыннан кызыклы һәм күңелне нечкәртә торган эпизодлар белән фильм җылы хисләр уятты. Ә педагоглар коллективы һәм әти-әниләр  күмәк җырлар  бүләк итте.

фото музыка мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев