Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музыка мәктәбе укучылары – Бөтенроссия фестивале җиңүчеләре

Чаллы шәһәрендә узган Дмитрий Калинин истәлегенә «CRAZY BALALAIKA» дип исемләнгән халык уен коралларында башкаручыларның VI Бөтенроссия конкурс-фестивале нәтиҗәләре билгеле булды.

Анда Зәй музыка мәктәбе укучылары да уңышлы катнашты. 

Педагог  Елена Александровна Коклина  укучылары фестивальдә Зәйне  лаеклы тәкъдим иттеләр һәм югары нәтиҗәләр күрсәттеләр:

Екатерина Ярцева - II дәрәҗә лауреат (концертмейстер Федюнина Ога Борисовна)
Андрей Ярцев -III дәрәҗә лауреат (концертмейстер Семенова Дина Владимировна)
Диана  Вәлиева -III дәрәҗә лауреат (концертмейстер Гадиева Элина Альберт кызы)

Профессиональ әзерлекләре һәм осталыклары өчен жюри тарафыннан педагогка һәм концертмейстерларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сәләтле балаларыбызны һәм аларның остазларын чын күңелдән уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Илһам, яңа иҗади җиңүләр һәм иң кыю биеклекләрне яулау телибез!

фотолар музыка мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев