Зәй музеенда җылы очрашу узды
Гаилә бәйрәме алдыннан, туган як тарихын өйрәнү музеенда да җылы атмосферада “Буыннар элемтәсе–гаилә музыкасы” дигән күңелгә үтеп керерлек очрашу булды.
“Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторы Наталья Зиннурова һәм Светлана Фиофилова, бу көнне уллары махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклап гомерләрен биргән аналар белән очраштылар. Күркәм чара музейның күргәзмәләр залында үтте.
“Диана Чернова кунакларны күңел кылларын тибрәтерлек җырларына күмде. Шулай ук яраткан совет чоры фильмнарыннан: «Кавказская пленница», «Бриллиантовая рука» һ.б. лардан булган җыр көйләрен тану викторинасы да һәрберсенең күңеленә хуш килде. Әниләрнең һәркайсы гаилә турындагы юлларга йөрәк җылысын салган шигъри флешмоб бердәмлек атмосферасы тудырды”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Музей хезмәткәрләре ромашкалар белән бизәлгән рам ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Әниләр, рәссамнар кебек, гади рамга җан өрделәр, аларны оста нәфис кыр ромашкалары белән бизәделәр.
Соңыннан музей заллары буйлап экскурсия оештырылды.
фотолар туган як тарихын өйрәнү музееннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев