Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музеенда үзенчәлекле тренинг уздырылды

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Барьерларны җимереп. Бәхеткә юл» дип исемләнгән тренинг оештырдылар.

Тренингка район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары чакырылды. Музей хезмәткәрләре сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлеге чикләнгәннәрнең үзенчәлекләрен исәпкә алган махсус тернәкләндерү программасы әзерләгән иде.

Төркемне яхшырак ачу өчен «Исемнәр», «Бәхетле вакыт» психологик уеннары үткәрелде. «Зоопаркка бару» уены чарада катнашучыларны көлдерде дә һәм шатландырды да. Уртак күнегүләр, сулыш гимнастикасы элементлары беркемне дә битараф калдырмады.

Музыкаль пауза тренингта катнашучыларга яраткан җырларын, фильмнарын һәм музыка жанрларын искә төшерергә ярдәм итте. Биремне катлауландыру өчен соңгы җырларны 7 нотадан белергә кирәк иде.

«Безнең бурычларыбызның берсе — музейга килгән төрле яшьтәге кешеләр өчен дөньяга карашны киңәйтү. Татарстанда 2024 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде, шуңа бәйле рәвештә кунаклар өчен гадәти булмаган фәнни викторина әзерләнде, ул күп кенә бәхәсләр тудырды. Экспозицияләрне караганнан соң, күргәзмә залында чәй өстәле оештырылды, эмоциональ фонны ныгыту һәм яхшырту өчен 60нчы еллар Совет эстрадасы җырлары яңгырады. Тренингта катнашучыларга истәлеккә Владимир Малаховның „Зәй миллионнары“ китабы бүләк ителде», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев