Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музеенда укучылар белән юл куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр

29 мартта Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда 2нче мәктәпнең IV “А” сыйныфы укучылары өчен “Юл куркынычсызлыгы әлифбасы” акциясе узды.

“Язгы каникул чорында хокук бозуларны профилактикалауга аерым игътибар бирелә. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең актуальлеге арта һәм бу юлларда автомобильләр санының артуы белән аңлатыла. Мондый шартларда юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң якланмаган категориясе булган балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зур әһәмияткә ия. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүе һәм аларны тайпылышсыз үтәве аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауда ярдәм итә. Ата-аналар үз балаларында юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт тәрбияләргә һәм аларны тайпылышсыз үтәүнең мәҗбүри булуын аңлатырга тиеш”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Фотолар музейдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев