Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музеенда террорчылыкка каршы тору турында сөйләштеләр

12 мартта Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең VII «А» сыйныфы укучылары өчен «Чикләрсез терроризм» профилактик уены узды.

Чара мәктәп укучыларының террорчылык проблемасы турында хәбәрдарлыгын арттыруга һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Укучыларда үз һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгы өчен җаваплылык хисе формалаштыруга аерым игътибар бирелде.

“Темага тизрәк аңлар өчен чарада катнашучылар башта социаль ролик карадылар. "Сигез сүз" уенында укучыларга кыска вакыт эчендә төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне берләштерергә кирәк иде. «Поезд» уенында толерантлыкка өйрәнделәр. Теракт куркынычы барлыкка килү, шикле предметлар тапкан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Чара мәктәп укучыларында зур кызыксыну уятты, алар барлык тәкъдим ителгән уеннарда һәм фикер алышуларда актив катнаштылар. Балалар террорчылык проблемасын яхшы аңлауларын һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итүдә хезмәттәшлеккә әзер булуларын күрсәттеләр.

“Музей хезмәткәрләре киләчәктә дә җәмгыятьтә имин һәм толерант мохит булдыруга үз өлешен кертү өчен төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән мондый профилактик чаралар үткәрүне планлаштыра”, - ди Светлана Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев