Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музеенда тарихи сәгать узды

27 гыйнварда Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Ленинградны тулысынча блокададан азат итүнең 80 еллыгына багышланган тарихи сәгать узды.

Чарада «Пушкин картасы» программасы буенча 1нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары катнашты. Алар өчен документаль видеосюжетлар күрсәтү белән интерактив лекция үткәрелде. Музей залларының бер өлеше Ленинград фатиры һәм шәһәр урамы итеп үзгәртелгән, анда стихияле базар урнашкан иде.

«Укучыларга яшьтәшләре — 16 яшьлек Юрий Рябинкин турында сөйләдек. Юрий кулы белән язылган көндәлек Ленинградның күп кенә гаиләләрендә булган фаҗига турында сөйли. Малайның язмалары ачлык шартларында хәтта төп кешелек кыйммәтләренең — ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең җимерелүен күрсәтә. Соңгы аңлаешлы язма 6 гыйнварда язылган: ачлыктан интеккән малай хәлсезлеккә зарлана. Аның әнисе һәм сеңлесе Ира 8 гыйнварда Вологдага эвакуацияләнә, ә хәлсезләнгән Юра аларны озатып, Ленинградның салкын фатирында кала. Ул 1942 елда вафат була, ләкин үлем көне дә, урыны да төгәл билгеле түгел. Әнисе Вологдага килгәч үк үлә, ә Ирина 1945 елга кадәр балалар йортында була», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Бу дәһшәтле елларда халык күтәрә алмаслык авырлыкларга түзә, әмма бирешми. Укучылар белән блокадада калган Ленинградның батыр халкы, өч ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерүчеләр турында сөйләштеләр.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев