Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музеенда өйрәнү эвакуациясе үткәрелде

Утны сүндерүгә караганда булдырмый калуы җиңелрәк икәнен һәркем аңлый.

Шул  ук  вакытта янгын вакытында  эвакуация  тәртипләрен дә һәрчак белеп  тору  кирәк. Шул  максаттан район янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге  Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда янгын-тактик өйрәнүләре үткәрде.

“Музейда бу вакытта 1нче мәктәпнең VIII сыйныф укучылары, шулай ук музей хезмәткәрләре иде. Хәвеф сигнализациясе бирелде һәм кайбер укучылар гына «запас чыгу юлы» дип язылган ишек янына киттеләр. Калган балалар төп чыгу юлына үтеп, кадерле булган берничә секундны югалттылар, аларга бер үк залда булган “запас чыгу юлы”на кире килергә туры килде. Беренче карашка бу - уку эвакуациясе, ләкин ул балаларны ашыгыч хәлләрдә үзләрен ничек тотарга икәнлеге турында уйларга мәҗбүр итә. Гомумән алганда, эвакуация төп кагыйдәләрне үтәп уңышлы узды”, - ди район янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлегенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева.

Шулай ук укучылар һәм музей хезмәткәрләре белән Лилия Писарева, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрде, кызыклы мисаллар китерде.  

Чарада ялган чакырулар, моны шаяртуларның аяныч бетүе турында да сөйләштеләр.  Балалар инспекторларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 

“Аннан территориягә чыккач, укучылар беренчел янгын сүндерү чаралары белән имитацияләнгән янгынны сүндереп карадылар. Чара азагында янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлнеләр таратылды”, - ди Лилия Писарева.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев