Зәй музеенда Курск дугасындагы сугышта җиңүгә багышланган чара үтте
22 августта Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Курск дугасы сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә һәм Кино көненә багышланган «Хәтер кинолентасы» патриотик чарасы узды.
Чарада «Макрама» клубы волонтерлары «Кем миллионер булырга тели?» телетапшыруы нигезендә эшләнгән уенда уйнарга үзләрен сынады. Әлеге клуб волонтерлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
1943 елның җәендә Курск дугасында барган канкойгыч бәрелешләр Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш була. Курск сугышы – дөнья тарихында танк дивизияләре катнашында барган иң зур бәрелешләрнең берсе. Ул 1943 елның 5 июлендә башланып, 23 августка кадәр дәвам итә. 1941–1942 елларда барган сугышларда шактый югалтулар кичергән Гитлер Германиясе, «Цитадель» дип аталган бу операциядә җиңүгә өмет итеп, бөтен көчен шушы территориягә ташлый. Әмма планы барып чыкмый, хурлыклы рәвештә җиңелүгә дучар була. Шул көннән башлап, Бөек Ватан сугышында Советлар Союзының һичшиксез өстенлек алуы ачыклана.
“Чара барышында танылган җырлар, фильмнар, популяр киногеройлар һәм, әлбәттә инде, фронтовик актерларны искә төшердек. Очрашуда катнашучыларның һәрберсенә Владимир Малаховның «Зәй миллионнары» китабы бүләк ителде”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев