Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музеенда «Космик әкият» исемле күргәзмә ачылды

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда оештырылган күргәзмәдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучыларының галәмгә багышланган кул эшләре тәкъдим ителә.

Мисалга «Кеше һәм космос», «Гагаринның елмаюы», «Планеталар парады» һәм башкалар. Күргәзмәдә барлыгы 55 эш тәкъдим ителгән. Оештыручыларның төп максаты — укучыларда космонавтикага карата кызыксыну уяту, кул эшләре аша фантазиягә өйрәтү. Катнашучыларны кечкенә бүләкләр белән шатландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев