Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музеенда янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте

23 октябрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева булды.

Очрашу барышында Лилия Анатольевна музей хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәү мөһимлеген, янгын чыккан очракта нишләргә, көнкүрештә һәм эштә янгын куркынычсызлыгы чараларын җиткерде. Практик өлештә янгын сүндергечне куллану тәртибен күрсәтте.

«Янгын вакытында төп кагыйдә — үз һәм башкалар гомерен саклап калу, паникасыз чыгу юлын табу. Мондый чараларның төп максаты — янгыннарның конкрет мисалларын китереп, көнкүрештә, урамда янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү. Мондый өйрәнүләр янгын куркынычсызлыгы буенча белем-күнекмәләрне тагын бер кат ныгыта», — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев