Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музеенда яңа күргәзмә эшли

17 ноябрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда җирле рәссамнар Елена Курносова һәм Наталья Петрованың «Алар картиналар буенча атлыйлар» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачу тантанасына 1нче мәктәп укучылары, «Каенкай» бакчасы балалары килде. Күргәзмә хайваннар дөньясын да үз эченә алган. Шулай ук биредә балалар эшләре дә урын алган иде. Эшләрдә кошлар, йорт хайваннары, күбәләкләр сурәтләнгән. Бу матурлык белән аралашу мөмкинлеге дә.

Рәссамнар балаларга ничек итеп рәсем дөньясына кереп китүләре турында сөйләделәр.

Елена балачагында курчаклар белән уйнарга ярата. Тик аның курчаклары кибеттән сатып алган курчаклар булмый, ул аларны үзе рәсемгә төшереп, төрле төсләр белән буйый, аннан кәгазьдән кисеп, киендерә торган була.

— Мин үземне белгәннән бирле рәсем ясыйм. Әнием беркайчан да бу теләгемә каршы килмәде. Киресенчә, миңа фломастерлар, карандашлар, буяулар ала иде. Мин рәсем ясаудан үземә канәгатьлек, күңелемә тынычлык алдым, — дип сөйләде Елена рәсем сәнгате белән мавыгып китүе турында.

Әлеге сәләтен күреп алып, аңа сәнгать студиясендә укырга тәкъдим итәләр. Шул рәвешле Елена нечкә, серле акварель дөньясына чума. Ул пигментның ачыклыгы, төс чисталыгы һәм яктылыгы белән кызыксына.

Наталья Петрованың музейда график стильдә эшләнгән ябалак сурәте төшкән картиналары урын алган.

«Мин үзем кошларны бик яратам. Бигрәк тә ерткыч кошлар кызыксындыра мине. Менә шул кош белән кеше арасындагы мәхәббәт кәгазьгә күчеп, искиткеч сәнгать әсәрләре туа. Ә рәсем ясарга үзлегемнән өйрәндем, интернет челтәре аша үземә кирәкле бик күп мәгълүмат алам», — ди Наталья.

Балалар рәссамнарны мең дә бер сорау белән күмделәр. «Рәсемнәреңне башкаларга күрсәтүдән ничек курыкмаска?», «Идея юк, ә рәсем ясыйсы килә. Бу очракта нишләргә?», «Бер картинаны ясарга күпме вакыт кирәк?», «Сез картиналарыгызны нишләтәсез?» һәм башка сораулар. Алар һәр сорауга бик теләп җавап бирде.

Соңыннан балалар арасында үткәрелгән «Үзебез ияләштергән җан ияләре өчен без җаваплы» рәсем конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурска 23 эш кабул ителгән. Виктория Куликова — I, Азалия Ибраһимова — II, Алиса Уразайкина III урынны алды. Шулай ук номинацияләр буенча да бүләкләүләр булды. «Тамашачылар мәхәббәте»ндә — Алексей Тарасов, «Рәсем сәнгатендәге уңышлар»да — Арина Ястребова, Марго Мартынова, Ралина Гайнетдинова, «Иң кечкенә рәссам»дә Алмаз Яхин җиңү яулады. Аларга спонсорлар бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев