Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музеенда яңа күргәзмә ачыла

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда, бүген, 25 июльдә көндезге сәгать 11дә рәссам Эльвира Исанбердинаның «Акварель попуррие» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.

Кунаклар акварель техникасында башкарылган төрле кәеф һәм сюжетларны чагылдырган якты эшләрне күрәчәк.

Күргәзмә ачылу тантанасыннан соң барлык теләүчеләр өчен автор мастер-класс уздыра. Шул рәвешле, катнашучылар акварель рәсем сәнгатендә үз көчләрен сынап карый һәм осталык серләрен белә алачак. Чара 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачыларга исәпләнгән.

Сәнгать белән илһамланырга һәм үз шедеврларын булдырырга теләүчеләр музейга килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев