Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музеенда гүзәл затларны хөрмәтләделәр

6 мартта Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Сезнең өчен, яратканнарыбыз» дип аталган бәйрәм программасы узды.

Бәйрәм чарасында гүзәл, сөйкемле хатын-кызлар — махсус хәрби операциядә, чечен сугышында һәлак булган егетләрнең әниләре, «Макраме» клубы волонтерлары катнашты.

  «Программа кысаларында берничә конкурс оештырылып, „Чәчәк бәйләме“ аеруча кызыксыну уятты. Аның барышында һәр катнашучы үзе туган ай буенча импровизацияләнгән брошка алды, бер уңайдан без залда утыручы дүрт ханымның туган көне гыйнвар аенда булуын ачыкладык. Программаның музыкаль йолдызы танылган педагог Фәридә Иноятова булды. Ул хатын-кызларга, Ватанга мәхәббәткә багышланган популяр җырлар башкарды», -ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Кичә бер сулышта узып, катнашучыларда уңай хис-кичерешләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев