Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музеенда дүртенчеләр өчен матур чара үтте

22 майда Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен «Хуш, башлангыч мәктәп» дигән чара узды.

Гүя әле күптән түгел генә бу балалар, өр-яңа портфельләр һәм  пеналлар тотып, кыюсыз гына мәктәп бусагасын атлап керделәр һәм алар өчен беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады. Менә башлангыч мәктәпнең дүрт елы үтеп китте, беренче авырлыклар һәм шатлыклар артта калды.
       

 “Бу көнне балалар өчен гадәти булмаган имтихан үткәрелде. Ул белем һәм күңел ачулар үрелеп барды. Укучыларга укуда уңышлары белән балкып алырга, грамоталылыкны сүзлек диктанты аша тикшерергә һәм әкияти арифметиканың хәйләкәр табышмакларын чишәргә кирәк иде. Ә бәйрәм азагында сыйныфка «биш» санын бүләк иттек, бу - бишенче сыйныфта балаларның көндәлекләре гел “бишле” белән генә тулсын өчен киләчәк уңышлар символы”, - ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев