Зәй музеенда беренче сыйныф укучылары булды
Музей хезмәткәрләре укучыларга аларның әти-әниләре, әби-бабаларының ничек укыганнарын белү өчен үткәннәргә сәяхәт оештырды.
28 — 29 ноябрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең I «А» һәм «Б» сыйныф укучылары өчен уен программасы белән халык мәгарифе тарихына багышланган чара узды.
Музей хезмәткәрләре укучыларга аларның әти-әниләре, әби-бабаларының ничек укыганнарын белү өчен үткәннәргә сәяхәт оештырды.
«Без ул вакытларда уку өчен нинди шартлар булуын, нинди парталар артында утыруларын, узган гасыр укучыларының портфеле, мәктәпкә нинди китаплар һәм дәфтәрләр йөртүләрен, нинди каләмнәр белән язуларын карадык. Балаларның ул вакыттагы мәктәп көнкүреше предметлары белән танышуы мавыктыргыч уен формасында узды», — ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.
Ләкин чын беренче сыйныф укучысы булыр өчен, портфель җыя белү генә түгел, ә төрле биремнәрне дә үти белергә кирәк. Шуңа күрә мәктәп укучыларына төрле биремнәр әзерләнгән иде.
Очрашу азагында укучылар яхшы укырга вәгъдә иттеләр. Әлеге сәяхәт вакытында беренче сыйныф укучылары үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алды, яңалык ачты.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев