Зәй музеенда балалар өчен Яңа ел чарасы узды
24 декабрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең III «Б» укучылары өчен мавыктыргыч чара үткәрделәр.
Яңа ел — әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Бәйрәмдә балалар әкият геройлары белән очрашты, уеннар, җырлар, биюләр, оештырылды, сюрпризлар да күп булды. Кыш бабай белән Кар кызы чараның көтелгән кунаклары иде.
«Бәйрәм азагында балалар әлеге тылсымлы көннең якты мизгелләрен саклап калу өчен әкият персонажлары белән фотога төштеләр», — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев