Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музеенда балалар балавыздан шәмнәр ясарга өйрәнде

27 августта Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда шәм ясау буенча мастер-класс узды.

Анда балалар үз куллары белән балавыздан шәмнәр ясадылар. Балавыз баштан ук махсус буяулар белән төрле төсләргә буялган иде. Музей хезмәткәрләре шәм ясау процессын күрсәттеләр.

«Аларны бизәү өчен коры чәчәкләр, ленталар, сәйлән һәм башка декоратив элементлар кулланылды. Шәм ясау һәм бизәү процессын балалар бик теләп башкардылар. Аларның иҗаты нәтиҗәсе кулдан эшләнгән эксклюзив шәмнәр булды», — ди музейнңы кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

Мастер-класс ахырында балаларга музей заллары буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев