Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музеена күренекле якташыбыз төсле ташлар коллекциясе бүләк итте

Бүген Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда якташыбыз, доцент, геология-минералогия фәннәре кандидаты Анатолий Николаев булды.

Анатолий Германович Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институтында минералогия һәм литология кафедрасында эшли. Ул — кыйммәтле ташларны, ювелир әйберләрне бәяләүне экспертизалау өлкәсендә бәйсез эксперт-геммолог һәм мәдәни кыйммәтләр, антиквар әйберләре әйләнеше өлкәсендә белгеч. Һөнәри эшчәнлек тәҗрибәсе 15 елдан артык тәшкил итә. Россия минералогия җәмгыятенең төсле таш чималы һәм геммология буенча комиссиясен җитәкли.
Анатолий Германович Зәйнең 4нче мәктәбен тәмамлап, СПТУ-98дә һөнәри белгечлек алган. Аннан Казан дәүләт университетына укырга кергән. Аның әнисе Антонина Николаеваны зәйлеләр яхшы белә, Антонина Ивановна — район инвалидар җәмгыяте рәисе.

-«Минераллар иленә сәяхәт» очрашуы кысаларында Анатолий Николаев музей фондлары өчен ташлар коллекциясен бүләк итте, «Зәйнең борынгы тарихы» залында куелган салкын корал буенча консультация үткәрде. Анатолий Германовичка юмарт бүләге өчен рәхмәт белдерәбез, — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев