Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музее хезмәткәрләре Ватан Геройлары көне уңаеннан акция уздыра

Ватан Геройлары көне алдыннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Синең исемеңне, герой, данлыйбыз!» дип аталган акция үткәрделәр.

Музей хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында һәлак булган шәһәрдәшебез Михаил Музыченконы искә алдылар. Аның өчен алар Михаил Анатольевич яшәгән йортка куелган мемориаль такта янына килделәр.

Кече сержант Михаил Музыченко 1988 елда Зәй шәһәрендә туган. Ул «Урман әкияте» балалар бакчасына йөргән, 6нчы мәктәптә белем алган. Аннан соң Зәй политехник көллиятендә һөнәр үзләштереп, юлчы булып хезмәт куйган. Михаил 2022 елның 19 сентябрендә хәрби җыенга чакырылган, аннан өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан. 2023 елның 27 декабрендә Михаил 1231нче полк составында махсус хәрби операциягә китә. Ул медвзводта хезмәт итә: яралы хезмәттәшләренә ярдәм күрсәтә, яралы сугышчыларны яу кырыннан эвакуацияли. Кызганыч, биргән хәрби антына тугры калып Михаил Музыченко 2023 елның 10 мартында батырларча һәлак була.

Без Ватаныбыз азатлыгы һәм килер буыннарның тыныч тормышы өчен башын салган хәрбиләребезне онытмыйбыз!

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев