Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музее хезмәткәрләре “Тормышка таба 10000 адым” акциясенә кушылды

7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Тормышка таба 10000 адым» традицион акциясе уза.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре дә акциягә кушылып, үз сәламәтлекләрен кайгыртырырга булдылар.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан хупланган акция һәр кешенең физик активлыгын үстерү һәм сәламәтлеген ныгыту өчен уздырыла.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда иртә гадәти булмаганча башланып китте: хезмәткәрләр гадәти эш урынына гомуми зарядкага җыелдылар.

Инициатив төркем җитәкчелегендә коллегалар нәтиҗәле күнегүләр комплексы ясадылар.

Музей хезмәткәрләренең “Тормышка таба 10000 адым” акциясендә катнашуы спорт чарасы гына түгел, ә коллективны берләштергән чын корпоратив вакыйга булды. Хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, иртәнге зарядкадан соң эшләү җиңеләйде, ә кәеф сизелерлек яхшырды.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев