Зәй музее хезмәткәрләре террорчылыкка каршы акция уздырды
16 апрельдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Террорсыз дөнья» акциясен үткәрделәр.
Акция кысаларында музей хезмәткәрләре Иске Зәй бистәсе урамнарына чыгып, халыкка террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча белешмәлекләр тараттылар.
“Акциянең максаты - уяулыкны, толерантлыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыту, алар киләчәктә террорчылыкны кисәтергә мөмкинлек бирәчәк”, - ди музей хезмәткәре Юлия Бутакова.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев