Зәй музее хезмәткәрләре СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган акция уздырды
21 майда Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «XXI гасыр чумасы - СПИД» урам акциясен үткәрделәр.
Әлеге акция майның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланды.
“Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ-инфекция таралу проблемасына җәлеп итү, СПИД корбаннарын искә алу, ВИЧ йоктыру механизмнары, инфекциядән саклану ысуллары һәм авыруны вакытында диагностикалау турында мәгълүмат бирү. Төп бурычларның берсе - кешеләргә ВИЧ йоктыру юллары, саклау ысуллары һәм заманча диагностика мөмкинлекләре турында мөһим мәгълүмат җиткерү”, - ди музейнң өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев