Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй музее хезмәткәрләре солдат әнисе янында булдылар

Әниләр көне уңаеннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре улы чечен сугышында һәлак булган Ирина Скобелева янына бардылар.

Ирина Васильевна 30 елдан артык Зәй политехник көллиятендә укыткан, анда аның улы Валентин Скобелев та һөнәр үзләштергән. 19 яшьлек Валентин Скобелев хәрби хезмәтен үткәндә, сугышчан дусларын коткарып, минага эләгә. Аның нурлы елмаюы зәйлеләрнең хәтерендә калды.

«Безнең Скобелевлар гаиләсе белән дуслыгыбыз 2009 елдан башланды. Ирина Васильевна безгә гаилә фотоларын күрсәтеп, якыннары турында сөйләде һәм үзе ясаган кабак согы белән сыйлады. Аның йорты аеруча җылы һәм якты булуы белән аерылып тора, күп кенә элементларны Иван Фадеевич агачтан үзе эшләгән. Стеналарны төрле техникада ясалган картиналар бизи, Ирина Васильевнаның куллары алтын. Ирина Васильевна музейда оештырылучы чараларда актив катнаша, без аны „солдат әнисе“ дип атыйбыз. Аның өчен чит уллар юк», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев