Зәй музее хезмәткәрләре өмәгә чыкты
Яңалыклар

Зәй музее хезмәткәрләре өмәгә чыкты

Яз - табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да, ә өмәләр - буыннарны берләштерүче күркәм традиция.

8 апрельдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее коллективы Мәктәп тавы, Крестовоздвиженский чиркәве артындагы яңа парк һәм музей янәшәсендәге территорияне җыештыру буенча экологик өмәгә чыкты.

"Тирә-юньдә чисталык һәм тәртип булганда күз сөенә. Халык та җыештырырга чыгучыларның хезмәтен хөрмәт итеп, чүп-чар ташламасын иде. Яздан кар астыннан чүп-чар өемнәре түгел, ә яшел үлән күренүе күңелле бит", -  ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Фотолар музейдан


Нет комментариев