Зәй музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны янында булды
Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Тормышның алтын көзләре» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева янында булдылар.
1942 елда Анна Ивановна үз теләге белән фронтка китә. Ул алгы сызыктагы хәрби-кыр госпиталендә шәфкать туташы булып хезмәт итә. Үзе кебек яшь кызлар белән кыр госпиталендә йөзләрчә яраланган солдатны сугыш кырыннан алып чыгып коткаруда, хирургия операцияләренә, авыруларны карау һәм дәвалауда зур тырышлык куя.
Анна Ивановна хәрби батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби хезмәтләре өчен», «Берлинны алган өчен», «Георгий Жуков» медальләре белән бүләкләнә. Кырык ел Зәй районы дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

«Анна Ивановнаның безнең музей өчен куйган хезмәтләре дә саллы: ул лаеклы ялга чыккач, музей өчен сугыш темасына экспонатлар җыюда зур өлеш кертә. Ул һәрвакыт музей тормышы, Иске Зәй яңалыклары белән кызыксынып яши. Бу юлы без аның белән Виктор Китовның яңа шигырьләре видеосын тыңладык. Виктор Артемович белән алар бер-берсен яхшы беләләр, кайчандыр күршеләр булып яшәгәннәр. Без Анна Ивановна белән очрашкан саен үзебез өчен күп яңалыклар беләбез. Бу юлы ул безгә бүлмә гөлләре, аларны үстерү серләре турыда сөйләде», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев