Зәй музее хезмәткәрләре балалар өчен “Баһадирлар көрәше” чарасын уздырды
Районда Батырлык һәм бердәмлек елы уңаеннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре “Каенкай” балалар бакчасында “Баһадирлар көрәше” уен чара үткәрде.
“Без баһадирлык намусы турында искә төшерергә булдык һәм балаларны “Русь былинная” әкияте буенча сәяхәткә чакырдык. Илья Муромц һәм Добрыня Никитичның дружинасы шактый сынаулар үтәргә тиеш булды: гүзәл затларны әсирлектән коткарырга, хат тапшырырга, биек тауларны узарга, кәләшләрне куркынычсыз урынга күчерергә. Ярышлар күңелле һәм кызыклы үтте”, - ди музейнң өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев