Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музее хезмәткәрләре балалар белән ришвәтчелек кебек катлаулы күренеш турында сөйләштеләр

25 июньдә 1нче мәктәп яны лагерена йөрүчеләр намус һәм гаделлек дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре алар өчен "Стоп-коррупция" дип аталган махсус уен әзерләгән иде. Музей хезмәткәрләре алдында 6-9 яшьлек балаларга коррупция кебек катлаулы күренеш турында аңлату бурычы торды. 
   Ришвәтчелек турында яхшырак аңлату өчен оештыручылар әкиятләргә мөрәҗәгать иттеләр. Балалар бик теләп мәкальләр җыйдылар, ә аннары яраткан "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкиятеннән күренеш уйнадылар, үзләрен персонаж ролендә сынап карадылар. Уен барышында балалар нәрсә яхшы һәм нәрсә начар булуы турында фикер алыштылар, әхлак һәм кагыйдәләрен бозуның нәрсә аңлатуы турында сөйләштеләр.
   

  “Чараның кульминациясе "гамәлләр чәчәкләре"  булды. Бер чәчәкнең таҗ яфракларында балалар - яхшы эшләр турында, ә икенчесенә начар эшләр турында яздылар. Бу аларга дөрес һәм дөрес булмаган тәртип арасындагы аерманы ачык күрергә ярдәм итте”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
           

Музей хезмәткәрләре һәр кешенең гадел, намуслы һәм мәрхәмәтле булырга тиешлеген ассызыкладылар. Алар бу сыйфатларны җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тотуның нигезе булуын аңлаттылар.

Уен ахырында балалар намус белән яшәргә һәм эшләргә кирәк дигән уртак фикергә килделәр. Уен формасында бирелгән бу дәрес, мөгаен, аларга озакка истә калыр һәм үз иленең лаеклы гражданнары булып үсәргә ярдәм итәр.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев