Зәй музее мобиль планетарий белән урыннарга чыга
7 апрельдә Зәйнең кече фәннәр академиясендә Космонавтика көненә багышланган ачык ишекләр көне узды.
Чарада Зәй туган як тарихын өйрәнү музее “Зәй. Космоска очыш” программасы буенча күчмә дәрес уздырды. Кече фәннәр академиясендә “Космостан турыдан-туры Зәйгә” дип аталган күчмә күргәзмә һәм мобиль планетарий эшләде. Чарада фәннәр академиясенә йөрүче балаларның әти-әниләре, “Уймак кыз”, “Күкчәчәк” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.
“Диалог формасындагы экскурсия, фәнни-танып белү фильмнарын карау, голографик вентилятор һәм авиация очучысының чын гермошлемын киеп карау балаларда кызыксыну уятты”, -ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Фотолар музейдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев