Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музее милли курчаклар күргәзмәсе оештырды

Халыкара дуслар көнендә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее ачык һавада күргәзмә оештырды.

9 июньдә республикабызда яшәүче милләтләрнең төрлелеге белән Россия көненә багышланган «Россия халыклары костюмнарындагы курчаклар» музей күргәзмәсендә танышырга мөмкин иде.

«Күргәзмә халыкка рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу һәм 2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу мөһимлеген игътибарга алып тәкъдим ителде. Татарстанда яшәүче халыкларның бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Күргәзмә белән танышырга килүчеләрдә хатын-кызлар костюмы төсләре, баш киеме һәм милли бизәкләр кызыксындыру уятты», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев