Зәй музее мәдәни мирасны өйрәнүгә, саклауга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
28 февральдә Казан Кремлендә Идел буе халыкларының традицион киемнәренең аутентик реконструкцияләнгән коллекциясен комплекслы тикшерү һәм яңадан торгызу буенча проектта катнашучылар өчен белем бирү республика семинары узды.
Семинар «Музей эшчәнлеге нигезләре: этнографик коллекцияләр белән эшләү үзенчәлекләре» темасына багышланды.
Мондый семинар беренче мәртәбә уздырылды, семинар кысаларында шулай ук музей өлкәсе хезмәткәрләре, мәдәният учреждениесе (мәдәният йортларының музей почмаклары, мәктәп, этнография һәм туган якны өйрәнү музейлары) хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курсы эшләде. Чарада Зәй туган як тарихын өйрәнү музееннан фәнни хезмәткәр Ольга Габдуллина катнашты.
Семинар ахырында Татарстан Халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Идел буе халыкларының традицион киемнәре коллекциясен комплекслы тикшерү һәм торгызу проектында катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Зәй туган як тарихын өйрәнү музеена күп санлы китаплар, шул исәптән «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» рәсемле методик каталогы бүләк ителде, шулай ук мәдәни мирасны өйрәнүгә, саклауга керткән өлешләре, Татарстан Республикасында Идел буе халыкларының традицион киемнәрен торгызу буенча тарихи-этнографик проектны уңышлы тормышка ашырганнары өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев