Зәй музее “Яшь экскурсовод” бәйгесе уздырды
РФ Конституциясе көнендә Зәй музее “Яшь экскурсовод” муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздырды.
“Яшь экскурсовод” конкурсы туган якны өйрәнүчеләр һәм туган як тарихын яратучы яшь кешеләр өчен чын мәгънәсендә мавыктыргыч чарага әверелде. Ул балаларга үзләренең потенциалларын ачарга, белемнәрен һәм күнекмәләрен кызыклы һәм мавыктыргыч формада күрсәтергә мөмкинлек бирде. Конкурска әзерлек, һичшиксез, катнашучылардан күп көч һәм вакыт таләп итте, әмма нәтиҗә моңа лаек булды. Яшь экскурсоводлар Зәй районы тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрен тирәнәйтеп кенә калмадылар, халык алдында чыгыш ясау, аудитория белән эшләү һәм материалны тәкъдир итү буенча кыйммәтле тәҗрибә тупладылар.
Бәйгегә районның 10 мәктәбе укучыларыннан гариза кергән. Конкурс шартлары буенча, шәһәр мәктәпләре — көндезге, ә авыл мәктәпләре читтән торып катнашты. Авыл мәктәпләре өчен өстәмә рәвештә онлайн тавыш бирү уздырылды бу катнашучыларга тагын өстәмә балл тупларга мөмкинлек бирде. Эрудиция, белем, экспонатлар күрсәтү, экскурсантлар белән эшләү һ. б. бәяләнде. Мәсәлән, Кадер мәктәбе укучысы Анжелика Антонова 279 тавыш җыйды. Зәй музее барлык катнашучыларга, педагогларга, ата-аналарга һәм иганәчеләргә конкурста актив катнашулары өчен рәхмәт белдерә.
Ә бәйгедә җиңүчеләр дипломнарына Эдуард Зиннуров (6нчы мәктәп) һәм Владислав Никитин (Якты Күл мәктәбе) лаек булдылар. II дәрәҗә дипломнарны Салават Фәйзуллин (татар гимназиясе) һәм Элина Трофимова (Югары Мәлем мәктәбе) алдылар. III дәрәҗә дипломнар белән Чулпан Вафина (1нче мәктәп) һәм Анжелика Антонова (Кадер мәктәбе) бүләкләнделәр. Катнашучылар сертификатларын Диана Миронова (Аксар мәктәбе), Мария Тютюгина (Ал. Бистәсе мәктәбе), Кира Ананьева (Поручик мәктәбе), Ришат Нуриев (татар гимназиясе) алдылар. Бу конкурс-мәктәп, музей һәм җәмәгатьчелекнең уртак максатларга ирешү өчен көчләрен берләштерүнең ачык мисалы булды.
Светлана Долгова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев