Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй музее фонды яңа экспонатлар белән тулыланды

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеена Зиазетдиновлар гаиләсе чын хәзинәләр — патефон һәм тегү машинасы бүләк итте.

Бу предметлар - гади раритетлар гына түгел, ә чорның тере шаһитлары.

Патефон — үткән заман авазлары, аннан безнең әби-бабайлар биегән көйләр яңгыраган.

Тегү машинасы - сугыштан соң юклык заманнарында хәзерге Мерседес машинасына тиң булган. Ул бик сирәк кешеләрдә генә булган.

Музей хезмәткәрләре иганәчеләргә тарихны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәләр.

Фото музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев