Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданнары тәбрикләнде
Зәйдә елга йомгак ясау тантанасында иң кульминацион нокта район үсешенә зур өлеш керткән, Ватанны, кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау буенча гражданлык бурычын үтәгәндә шәхси батырлык күрсәткән гражданнарга, зур казанышларга ирешкәннәргә «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирү булды.
Ул районда 2009 елдан гамәлдә. Быел әлеге исемгә 4 мөхтәрәм зат ия булды. Аларның берсе Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның иң тирән ихтирамлы кешесе Анна Ивановна Моисеева. Аның бүләген ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев тапшырачак.
Шулай ук «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданы» исеменә «Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев, «Техно заводы» ҖЧШ филиалы директоры Андрей Мамонтов, агросәнәгать, төзелеш тармагы ветераны Шамил Сәлахов лаек булдылар. Шамил Салихович арабыздан китеп бару сәбәпле бүләкне аның тормыш иптәше Валентина Федоровнага тапшыру өчен якын дусты булган Атлас Нургатаевич кабул итеп алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев