Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Зәй муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме бирелде

2022 елда “Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирүгә тәкъдимнәрне карау комиссиясенә ике кандидатка документлар тапшырылды.

Тәкъдим ителгән документларны карап чыккач, комиссия Зәй муниципаль районы Советына ике кандидатураны да тәкъдим итәргә карар кылды.

Елга йомгак ясау тантанасында “СМП-Нефтегаз” АҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровка һәм “Зәй” спорт мәктәбе тренеры Регина Салиховага тантаналы төстә  “Зәйнең Мактаулы гражданы” исеме бирелде. 

Фоат Фәһим улы Комаров зур хәйрия эшчәнлеге алып бара, аның социаль проектлары 30 ел тормышка ашырыла. Хәйриячелекнең мөһим бер юнәлеше – балалар үсеше өчен инвестицияләр. 20дән артык мәктәп һәм балалар бакчасы төзелешенә һәм реконструкцияләүгә генә дә 600 миллион сумнан артык акча кертелгән.

Фоат Фәһимович эшчәнлегендә Зәй муниципаль районына аерым игътибар бирә. Юл челтәрен норматив хәлгә китерү буенча шактый эш башкарылды. Башкарылган эшләрнең гомуми бәясе 21,63 миллион сум тәшкил итә. 6нчы мәктәп бинасын реконструкцияләргә зур финанс ярдәме кертелде,  хәзер әлеге мәктәп “СМП-Нефтегаз” шефлыгында  тора. Һәм мәктәпкә ел саен агымдагы ремонт үткәрүдә ярдәм күрсәтелә. 2017 елда мәктәп территориясендә Хәтер аллеясы булдырылды, 2019 елда -  түбәгә, 2020 елда спорт залына ремонт ясалды. Еллар дәвамында үзләштерелгән акчаларның суммасы 94 миллион сум тәшкил итә.

Районның 3 балалар бакчасына, сәламәтлек саклау объектларына да хәйрия ярдәме күрсәтелде. Соңгы 5 елда мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү буенча күп акцияләр үткәрелде. Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм оештырылды.
Регина Равил кызы Салихова - “Зәй” спорт мәктәбе тренеры, билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт мастеры. Физик культура өлкәсендә 2006 елдан  эшли. Өч тапкыр Дөнья чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионаты призеры, унбер тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр Россия Кубогы иясе, егерме тапкыр ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионы. Берничә ел дәвамында Россия Федерациясе җыелма командасы әгъзасы булып тора.

Фанур Миникаев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев