Зәй муниципаль районы башлыгы Россия флагы көне уңаеннан котлау юллады
Зәйлеләргә, районыбыз кунакларына район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләвен җиткерәбез.
Хөрмәтле зәйлеләр! Барчагызны Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм! Бу көн үз иле белән чын күңелдән горурланучы, аны көннән-көн яхшырак итәргә теләүче чын патриотлар көне. Әлеге дата илебездә яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштерүче, халык рухын чагылдыручы, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген символлаштыручы истәлекле көн.
Өч төсне — батырлык, тугрылык, чисталыкны чагылдыручы Россия флагы — дәүләтебезнең көчен, куәтен символлаштыра. Ил символикасы булган дәүләт әләменең һәркемдә үз иле өчен горурлык хисе уятуы бик мөһим.
Барчагызга да сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхет, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим. Бу көн туган җиребездә куйган максатларга ирешүдә көч һәм ышаныч өстәсен. Россия флагы тыныч, бәхетле, көчле ил өстендә җилфердәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев