Зәй мөселманнары Рамазан гаете уңаеннан мәчетләргә күпләп килде
Бүген Зәй районының барлык 28 мәчетендә дә дини бәйрәмебез - Рамазан гаете рухы хөкем сөрә. Һәр мәчеттә мөселман динендә булганнар гает намазын укырга күпләп килделәр.
Барлык мәчетләрдәге кебек шәһәрнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетендә дә иртәнге 6 сәгать 30 минутта Коръән уку башланды. Аннан соң районыбыз имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин гает вәгазен укыды. Ул сүзне район башлыгы Разиф Кәримовка бирде.
- Рамазан гаете котлы булсын!
Районыбыз имин тормышы, яшьләребезгә бирелүче иман рухы, әхлакый тәрбия бирүгә керткән өлешләре өчен барлык дин әһелләребезгә аерым рәхмәт. Илебез иминлеге өчен барган махсус хәрби операциядәгеләргә изге догада булыйк, аларга күрсәткән һәртөрле ярдәм өчен дә зәйлеләргә рәхмәтлебез. Алга таба да күпмилләтле җирлегебездә дус, тату яшик, районыбыз икътисадын үстерүгә һәрберебез булдыра алганча өлеш кертик. Инде иң мөһиме күкләребез аяз булсын, илебезгә иминлек килсен!
Һәр йортка бәрәкәт иңсен, сау-сәламәт булыгыз, - дип ассызыклады ул үз чыгышында.
Ә 7 сәгать 30 минутта үзәк мәчеткә җыелган барча мөселман халкы бергәләп Рамазан гаете намазын укыдылар.
Соңыннан урамда барчасын пылау, кайнар чәй көтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев