Зәй механизаторлары техник культуралар уңышын җыюны тәмамларга ашыга
Бу атна башыннан Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендере уңышын җыю белән беррәттән көнбагыш культурасын һәм кукурузны орлыкка алуны башлады.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, татлы тамыр 5456 гектар мәйданда җыелып, ул 62 процент мәйданны тәшкил итте. Казылган чөгендер 183395 тоннага җитте. Бер гектардан уртача уңыш 336 центнер. Ә көнбагыш басуларында 1139 гектардан 1335 тонна бөртек җыелган. Уртача уңыш — 11,4 центнер. Кукурузны орлыкка җыю әле башланган гына. Әлеге культураны силоска салу эше инде төгәлләнде, барлыгы 24876 тонна терлек азыгы әзерләнде. Шулай ук механизаторлар көзге җир эшкәртү эшләрен дә төгәлләү алдында тора, 91процент мәйданда инде җир сукаланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев