Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй медицина хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көненә кушылдылар

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

 Ул “Һәркем өчен сәламәтлек мөһим" шигаре астында узды.

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында район үзәк дәваханәсе медицина хезмәткәрләре иртәнге зарядка үткәрделәр. Ритмик музыка астында алар муен, кул, аяк һәм гәүдә өчен гади күнегүләр комплексын башкардылар.

Иртәнге зарядка кешегә уянырга булыша, йөрәк-кан тамырларына һәм башка системаларга уңай йогынты ясый, тәнне сәламәтләндерә һәм тонда тота.

Ныклы сәламәтлек һәм актив озын гомер нигезләре булып сәламәт яшәү рәвеше, вакцинация, диспансерлаштыру, даими профилактик тикшерүләр тора.

Фотолар район үзәк дәваханәсеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев