Зәй маскировка челтәрләре үрүчеләр төркеменә кушылыгыз
Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләрен үрү эше актив бара.
Хәрби бәрелешләр зонасында иң кирәкле саклану чараларының берсе булган маскировка челтәрләрен үрүгә һәркем кушыла ала. Без барыбыз бергә хәрбиләребезнең тормышын саклап кала алабыз.
Челтәр үрүчеләрнең Телеграм каналда үз төркемнәре бар. https://t.me/Mackurovka төркеменә кушылыгыз! Анда челтәр үрүчеләрнең нинди мөһим эшчәнлек алып баруы белән танышып барырсыз. Әлеге төркемдә хәрбиләрдән килгән рәхмәт сүзләре белән видеоязмалар да куела. Маскировка челтәре үрергә килүче апаларның һәрберсе ул үргән челтәрнең кемнең дә булса тормышын саклап калачагына ышана.
Шундый бер риваять бар. Диңгезгә ут капкан. Утны сүндерер өчен кем ничек булыша ала — шулай ярдәм итәргә керешкән. Бер кошчык та томшыгы белән утны сүндерү өчен су ташый икән. Бу галәмәтне күреп, шунда җыелган башка кошлар, хайваннар синең бу ярдәмең белән утны сүндереп буламыни, дигәннәр. Ә кошчык кыямәт көнендә син шул көнне шул урында идең, син нәрсә эшләдең, дип сораячаклар. Ә мин кулымнан килгәнне ярдәм итттем, дип җавап бирермен, дигән.
«Бүгенге көндә безнең дә кулыбыздан килгәнне эшләү — намус эше. Башкалар да безгә кушылсын иде», — ди челтәр үрүче волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев