Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

1991 елның 19 апрелендә илебездә халыкның мәшгульлеге турында закон кабул ителә. Шуның нигезендә Россиядә халык мәшгульлеге дәүләт хезмәте төзелә.

Бүген Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итә.

Бүгенге көндә Зәй мәшгульлек үзәгендә 13 белгеч эшли. Агымдагы елның 18 апреленә үзәктә 36 эшсез кеше үзәктә исәптә тора.
2023 ел дәвамында 1000нән артык кеше мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, шуларның 685е эш эзләү максатыннан. 149 кеше эшсез дип танылган, ә 572 кеше эшкә урнаштырылган. Эшкә урнашканнар өлеше 83,5 процент тәшкил итә.

2023 елның 29 декабренә эш бирүчеләр тарафыннан эшчеләргә ихтыяҗ 418 тәшкил итә (шуларның 267се — эшче һөнәрләре буенча). Киеренкелек коэффициенты бер эш урынына 0,10 процент тәшкил итә, бу бер эшсезгә вакансияләр турында 10га якын тәкъдимне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев