Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй малае Федор Шишов РФ Дәүләт Думасы депутатына исемле календарь бүләк итте

Олег Морозов аны үз өстәленә куярга вәгъдә итте.

Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Зәй районында гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Ул өч мәсьәләне карап, алга таба хәл итү өчен контрольгә алды.

Депутатка кабул итүгә Юлия Хәбибуллина улы Федор белән килде. Ул Олег Морозовка улының авторлык календарен бүләк итеп, аның авыр язмышы турында сөйләде. 2016 елда малайда сирәк очрый торган онкологик авыру ачыкланган, әмма хәзер авыру ремиссия стадиясендә. Юлия Хәбибуллина улы турында кайгырту өчен машина йөртү таныклыгына укырга кирәклеге турында хәбәр итте.

— Мин октябрь аенда машина йөртү курсларында укырга телим. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки без елына берничә мәртәбә Казанга юл чемоданнары белән медицина тикшерүе үтү өчен барабыз. Уку 35 мең сум тора, безнең хәлдә бу уку өчен бик югары түләү. Машина йөртү таныклыгына укырга теләгән инвалид балаларның тәрбиячеләре һәм ата-аналары өчен закон буенча 50 процент ташлама бирү мөмкинлеге булдырылуын теләр идем, — ди Юлия Хәбибуллина.

Моннан тыш, ул улының таланты һәм онкология үзәкләрендә авыру балалар алдында чыгыш ясар өчен музыка мәктәбендә гитарада уйнарга уку теләге булуы турында сөйләде.

— Әйдәгез, сезнең белән бер проблеманы урында ук чишик, ә икенчесе — катлаулырак, аны хәл итү юлларын барларга кирәк. Сезгә шундый талантлы улыгызны йөртү өчен курсларда укуны мин үзем түләрмен. Ташламага килгәндә, бу сорауны җентекләбрәк, детальләп өйрәнергә кирәк. Ә син, Федор, һичшиксез, авыруга каршы көрәш. Без синең белән элек җиңелмәс булган авырулар кими барган вакытта яшибез. Сиңа авыруны җиңеп, мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзең теләгән һөнәрне үзләштерүеңне телим, шулай чакта син киләчәктә әниеңә ярдәм итә алачаксың, ә хәзергә ул сиңа ярдәм итә, синең әниең бик яхшы кеше. Сиңа, һичшиксез, музыка мәктәбендә укырга керергә кирәк, бу мәсьәләдә бернинди проблема да булмаячак һәм район администрациясе ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Ә синең календарьны, һичшиксез, эш өстәленә куям, рәхмәт сиңа, — диде Олег Морозов.

Очрашу ахырында депутат Федор һәм аның әнисе белән фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев